Мы в социальных сетях

“Татарстан Республикасында дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр белән идарә итү системасы үзәге” 2015 елда барлыкка килде. Өч ел эчендә Күпфункцияле үзәкләр шактый гына үсеш алды.  Хәзерге вакытта Татарстанда КФҮнең 60 филиалы һәм өстәмә офислары бар.

Мэриядә узган пресс-конференциядә Татарстан Республикасында Күпфункцияле үзәкнең Яр Чаллы филиалы җитәкчесе Эдуард Юсупов һәм Татарстан Республикасында Күпфункцияле үзәкнең Яр Чаллы филиалы дәүләт бюджет учреждениесе җитәкчесе урынбасары Евгения Варго үзәкнең эшчәнлеге һәм хезмәтләр күрсәтү спектры белән таныштырдылар.

Яр Чаллының «Минем документлар» Күпфункцияле үзәге “бер тәрәзә” принцибында эшли, анда  гражданнарга 100 төрле федераль, республика һәм муниципаль хезмәтләр күрсәтелә. Үзәкнең җитәкчесе Эдуард Юсупов хәбәр иткәнчә, анда күрсәтелгән хезмәтләрнең исемлеге һәрвакыт киңәя бара. “Бу хезмәтләргә халыкның ихтыяҗы елдан-ел арта. Күпфункцияле үзәккә конкрет хезмәт алыр өчен килгән шәһәр халкы биредә башка төр хезмәтләр алу мөмкинлеге барлыгы турында да белә. Ел башыннан Яр Чаллы филиалында 130 меңнән артык хезмәт күрсәтелгән”, – диде ул үз чыгышында.

Яр Чаллыда хәзерге вакытта КФҮнең ике филиалы эшли: беренчесе – Гидротөзүчеләр урамы, 10 йортта (ГЭС 4/2/1,  хезмәт күрсәтү тәрәзәсе - 42) һәм өстәмә офис Тынычлык проспекты буенча 62 йортта (Яңа шәһәр 3/16, документ кабул итү һәм бирү буенча 24 тәрәзә каралган) урнашкан. Моннан тыш, үзәк эчендә дәүләт пошлинасы һәм башка түләүләр өчен терминал, “кунак компьютеры” тора. “Кунак компьютеры” аша Бердәм дәүләт хезмәте порталана һәм Республика хезмәтләре порталларына керү мөмкинлеге каралган.

Чәршәмбе, 6 июнь 2018, 09:47