Мы в социальных сетях

Яр Чаллыда хәзерге вакытта Күпфункцияле үзәкнең ике филиалы эшли: беренчесе – Гидротөзүчеләр урамы, 10 йортта (ГЭС 4/2/1,  хезмәт күрсәтү тәрәзәсе - 42) һәм өстәмә офис Тынычлык проспекты буенча 62 йортта (Яңа шәһәр, 3/16, документлар кабул итү һәм бирү буенча 24 тәрәзә каралган) урнашкан. Моннан тыш, үзәк эчендә дәүләт пошлинасы һәм башка түләүләр өчен терминал, “кунак компьютеры” тора. “Кунак компьютеры” аша Бердәм дәүләт хезмәте порталана gosuslugi.ru һәм Республика хезмәтләре порталларына uslugi.tatarstan.ru  кереп, кирәкле хезмәтләрән файдаланырга була. Шулай ук Күпфункцияле үзәк белгечләре гражданга тиз арада электрон Портал аша гаризалар рәсмиләштерергә ярдәм итәләр,

Күпфункцияле үзәк хезмәтеннән даими файдаланучылар өчен уңайлы эш графигы каралган. Яр Чаллы филиалларының барлык офислары да атна буе, ягъни җиде көн рәттән эшли: дүшәмбе, чәршәмбе, пәнҗешәмбе һәм шимбә 8:00 дән 18:00 сәгатькә кадәр, җомга көнне 07:00 дән 17:00 сәгатькә, якшәмбедә 08:00 дән 17:00 сәгатькә кадәр хезмәт күрсәтә. Әлеге сайт аша mfc16.tatarstan.ru,  тиешле хезмәтне сайлап,  үзеңә кирәкле Күпфункцияле үзәккә язылырга була. Быел шулай алдан язылып килгән сигез меңнән артык кешегә хезмәт күрсәтелгән. Барлык сораулар буенча (843) 222-06-20 номерына шалтыратып мәгълүмат алырга мөмкин. Яр Чаллы буенча ГЭС тагы офисның телефон номеры (8552) 70-20-34 һәм Яңа шәһәрнең Тынычлык проспектындагы офис номеры (8552) 49-35-52. 


Җомга, 8 июнь 2018, 16:20