Мы в социальных сетях

Чаллыда 6 балалар бакчасы төзеләчәге турында  пресс-конференциядә Шәһәр Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Рамил Хәлимов һәм Мәгариф һәм яшьләр белән эшләү идарәсе башлыгы Винер Харисов хәбәр итте.

2016 елда кыска вакыт эчендә 36, 37, 65 нче микрорайоннарда һәм Замелекесьеда балалар бакчасы төзелде. Рамил Хәлимов ассызыклап:” Шул рәвешле без өстебездә торган иң мөһим мәсьәләне хәл иттек. Быел өч балалар бакчасы төзү эшенә керешәбез, 2019 елда тагын өчәү төзеләчәк. Аларда ясле төркемнәре каралган”. Мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләре Яңа шәһәрнең 14, 35 һәм 63 нче комплексларында урнашачак. Бер балалар бакчасы ЗЯБ бистәсенең 14 нче комплексында һәм икесе Замелекесьеда төзеләчәк. Алар заманча шартларга туры китерелгән 240 һәм 340 урынга исәпләнгән биналар булачак.

Алда әйтеп узганча, шәһәр мэры Наил Мәһдиев Яңа шәһәрнең 14 нче комплексында балалар бакчасы төзү карарын хәбәр иткән иде. “Без мәсьәләне анализладык. Күрсәтелгән районда мәктәп төзү зарурлыгы юк дигән фикергә килдек, чөнки күрше комплекслардагы белем бирү учреждениеләре дә яртылаш кына тулган. Кайда ихтыяҗ бар, шунда төзиячәкбез”, – дип белдерде Рамил Хәлимов.

Шулай ук 2018 елда 9 мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе төзекләндереләчәк, бу юнәлештә эшләр башланды инде. “Быел республика программасы буенча 8 балалар бакчасын төзекләндерәчәкбез һәм берсен - муниципалитет акчасына”, - дип белдерде Винер Харисов. Төзекләндерү эшләре вакытында  учреждениеләрнең тулысынча ябылмавы да билгеле булды.

Чәршәмбе, 6 июнь 2018, 10:51