Мы в социальных сетях

Ел саен 6 июнь – Россиядә Пушкин көне буларак билгеләп үтелә. Нәкъ бу көндә бөек рус шагыйре Александр Сергеевич Пушкин туган.

Бу уңайдан Чаллыда шагыйрьнең иҗаты буенча күп төрле мәдәни чаралар уза:

«Кызыл тау» мәдәният үзәгендә (Суар микрорайонында) шигырьләр һәм рәсемнәр бәйгесе узды.

1нче китаханә филиалында 10:00-18:00 сәгатькә кадәр “Китапханәдә Пушкин көне” оештырыла.

 Җиңү паркында шагыйрь иҗатына багышланган  фестиваль – конкурс уза.  Анда балалар, яшьләр һәм өлкәннәр катнаша.

Конкурс өч номинациядә үтә:

1) нәфис сүз - шигырь, проза әсәре, әкиятләр 3 минуттан артмаган;

2) вокал (аерым җыр, парлап җырлау, ансамбльләр);

3) декоратив-гамәви сәнгать (Пушкин әсәрләре буенча).

11:00 сәгатьтә Шишкин бульварында Шигъри марафон башланып китте, ул викториналар, мастер-классларны үз эченә ала.

 15:00 сәгатьтә әлеге чара Энтузиастлар  бульварында дәвам итәчәк.

Чәршәмбе, 6 июнь 2018, 11:17