Мы в социальных сетях

Яр Чаллыда Яшьләр көне-2018 чарасын үткәрү 30 июньгә билгеләнгән. Башка еллардагыча быел да бәйрәм Яр буе паркы мәйданында узачак. Чарада Россиянең популяр төркеме Burito булачак. Алардан тыш, Чаллы яшьләре каршында Мәскәүдән махсус  чакырылган кунак - танылган DJ Denis Rublёv та чыгыш ясаячак. 

Мондый бүләкне чаллылыларга «СТВ-МЕДИА» холдингы һәм «Радио ENERGY – Набережные Челны» радиостанциясе әзерләде.

Денис Рублёв – Россиянең иң популяр  DJларыннан берсе, Аның трекларын биредә тыңларга мөмкин.

Җомга, 29 июнь 2018, 18:02