Татарстан буенча быел бердәм дәүләт имтиханын уналты мең укучы тапшырачак. Республикада рус теле буенча нәтиҗәләр югары булыр дип көтелә. Бу хакта Татарстан Республикасының Мәгариф һәм фән министры Рафис Борһанов сөйләде.
“Быел да Татарстанда бердәм дәүләт имтиханы нəтиҗəлəре югары булыр дип ышанам. Бу бер көндə генə эшләнә торган эш түгел. Безнең укытучылар дистә еллар буена белем бирәләр, аларның тәҗрибәләре бар. Ике телле республика булуына карамастан, рус теле буенча бездә һəрвакыт югары күрсәткечләр. Әлбәттә, күп телләр белүне зыянлы дип санамыйм. Минемчә, биш телне белсәләр дә, ун телне белсәләр дә, аның килəчәктә ярдәме тиячәк”, - дип белдерде Рафис Борһанов.
Рафис Борһанов сүзләренчә, быел Татарстанда БДИны 16 мең укучы тапшырачак. “Дөрес, статистика үзгəреп тора, демография буенча əле балаларның саны кимеми. Бәлки киләчәктә бу саннар үзгәрергә дә мөмкин”, - диде ул.
“Оештыру мәсьәләләренә килгәндә, хилафлыклар булмады. Регламентлар буенча, 45 минут эчендə без имтиханны башларга тиеш, барысы да үтәлде”, - диде Рафис Борһанов.
tatar-inform.tatarПри использовании информации просьба ссылаться на Управление информационной политики и по связям с общественностью.
Чәршәмбе, 6 июнь 2018, 14:41