Мы в социальных сетях

Быел 25 нче тапкыр оештырылучы чара 20 июнь көнне 19:00 сәгатьтә Сара Садыйкова исемендәге концертлар залында узачак.

Финалда 18 яшьтән алып 25 яшькә кадәр 11 кыз көч сынашачак. Катнашучылар арасында югары һәм һөнәри белем бирү  йортларында укучы, шәһәр оешма һәм предприятиеләрендә эшләүче, татар телен камил белгән кызлар катнаша. Җиңүче кыз 23 июньдә башка финалисткалар белән бергә Сабан туе батырын котлаячак.

Узган ел Җиңү таҗы Яр Чаллы дәүләт педагогия университетының 3 нче курс студенткасы Алия Фәйзуллинага эләккән иде.

«Сабан туе гүзәле» конкурсы 1993 елдан бирле үткәрелеп килә. Аның максаты - татар халкының телен, гореф-гадәтләрен, йолаларын, традицияләрен популярлаштыру. 25 ел эчендә конкурста 1000 нән артык кыз катнашкан.


Сишәмбе, 19 июнь 2018, 13:52