Башкарма комитетта узган очрашуда Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Наталия Кропотова автокалада икътисадый үсеш һәм инвестицияләр җәлеп итү үзенчәлекләре турында сөйләде.
Делегация составында:«Евразия», «Контроль системы»,«Пермхимпродукт», «Смарт-Инжиниринг», «ФДС», «1нче Асфальт-бетон заводы» һәм башка оешма вәкилләре бар иде.
Әлеге эшлекле очрашуны оештыруны Яр Чаллы Сәүдә-сәнәгать палатасы генераль директоры Фәрид Бәшәров тәкъдим итте. Пермь кунаклары Чаллының инфраструктурасы һәм инвестиция шартлары белән танышты. Эшмәкәрләр автокалада яшәү өчен дә, инвестицияләү өчен дә уңай шартлар тудырылуын билгеләп үтте.
При использовании информации просьба ссылаться на Управление информационной политики и по связям с общественностью.
Пәнҗешәмбе, 7 июнь 2018, 11:28