Мы в социальных сетях

«ЗаряД» компаниясе һәм «Хоккей легендасы» хоккей клубы арасында бергә хезмәттәшлек итү турындагы меморандум төзелде. Килешүгә ТОСЭР резиденты, өч тапкыр дөнья чемпионы, биш тапкыр Гагарин Кубогына ия булган Данис Зарипов һәм ике тапкыр Олимпия чемпионы, җиде тапкыр дөнья чемпионы титулын яулаган спортчы Александр Якушев кул куйды.

Хезмәттәшлек кысаларында уртак чаралар үткәрү, хоккейчылар берләшмәләре арасында Россия җитештерүчеләрен алга чыгару һәм популярлаштыру буенча эш алып бару планлаштырыла. «ЗаряД» компаниясе һәм «Хоккей легендасы» хоккей клубы Россиядә үсеп килүче буынга патриотик тәрбия бирүгә, хоккей традицияләрен һәм сәламәт яшәү рәвешен пропагандалауга күп көч куялар.

Пәнҗешәмбе, 7 июнь 2018, 10:10