Мы в социальных сетях

Россия көнен бәйрәм итү алдыннан Россия Федерациясе Президентының Идел буе федераль округындагы вәкаләтле вәкиле Михаил Бабич  РФ президенты Владимир Путин исеменнән Идел буе спортчыларына дәүләт бүләкләре тапшырды.

Тантаналы чара Түбән Новгородта узды. Беренче рәттә Яр Чаллының  данлыклы «КАМАЗ-мастер» командасы вәкилләре утырды. РФ Президентының Идел буе федераль округындагы вәкаләтле вәкиле Михаил Бабич Сергей Савостинны Александр Невский ордены белән бүләкләде, ә Эдуард Николаев Почет орденына лаек булды. 

Пәнҗешәмбе, 7 июнь 2018, 16:57