Мы в социальных сетях

Шәһәр үзәк китапханәсендә Чистай рәссамы  Павел Самойловның Александр Пушкин иҗатына багышланган «Пушкиниана» дип исемләнгән шәхси күргәзмәсе ачыла. Анда графика элементлары белән ясалган 60 тан артык эш тәкъдим ителгән.

Әлеге күргәзмә белән беррәттән, Яр Чаллы дәүләт педагогия университеты сәнгать һәм дизайн факультеты студентларының иҗат эшләреннән оештырылган күргәзмә дә ачыла. Анда күн техникасында әзерләнгән паннолар күрегә була.

Рәссамнар белән очрашырга теләүчеләр 8 июнь көнне 16:00 сәгатьтә үзәк китапханәнең әдәбият-сәнгать салонына чакырыла. Кичәдә шәһәрнең танылган шагыйрьләре һәм музыкантлары чыгышын да күрергә мөмкин булачак. Күргәзмә ай буе эшләячәк, керү ирекле.

Пәнҗешәмбе, 7 июнь 2018, 13:12