Мы в социальных сетях

«Доверие» үзәге белгечләре ял көне клубында табигатьтәге куркынычсызлык буенча «Мин һәм минем әйләнә-тирә дөньям» темасына очрашу үткәрделәр. Дустанә атмосферада яшь чаллылыларга Маша исемле кызчыкның урманда йөргәндә төрле үсемлекләр җыюы, алар арасында агулы үләннәр, җиләкләр һәм гөмбәләр булуы, урманда үзеңне ничек тотарга кирәклеге турында сөйләделәр. Аңа дусларының ничек ярдәм итүләре турында мисаллар китерделәр.

Шулай ук балалар өчен уеннар, табышмаклар буенча викторина, шигырьләр һәм урман җәнлекләре булып киенгән артистлар катнашында сәхнәләштерелгән тамаша оештырдылар. Мастер-класс вакытында яшь чаллылылар үз куллары белән агулы үсемлекләр турында буклет-белешмәлек әзерләделәр һәм аларны әти-әниләренә бүләк иттеләр.

Пәнҗешәмбе, 7 июнь 2018, 14:27