Мы в социальных сетях

«Эврика» яшьләр клубында «Яшүсмер» яшүсмер-яшьләр клубларында шөгыльләнүчеләр өчен чираттагы проект тәкъдим ителде.

 Әлеге очрашу «Наркотикларсыз тормыш» республика наркотикларга каршы көрәш акциясе кысаларында, Халыкара наркотиклар куллануга һәм аларның законсыз әйләнешенә каршы көрәш көне уңаеннан оештырылды. Чарада кинологлар, Яр Чаллы шәһәре буенча Россия Эчке эшләр министрлыгы идарәсе криминалистлары катнашты.  

Яр Чаллы шәһәре буенча Россия Эчке эшләр министрлыгы идарәсенең наркотикларның законсыз әйләнешен контрольдә тоту бүлеге өлкән оперуполномоченные Илгиз Богданов  шәһәрдә һәм республикада наркотикларга бәйле җинаятьчелек турында сөйләде.

Эксперт-криминалист үз һөнәренең үзенчәлекләре, оператив-эзләү чаралары, тикшерү эшләре оештыру буенча чыгыш ясады. Яшь чаллылыларны иң тәэсирләндергәне наркотик матдәләрне эзләп табучы кокер-спаниэль токымлы эт булды.

Пәнҗешәмбе, 7 июнь 2018, 15:02