Мы в социальных сетях

Чемпионат кысаларында, эшләүче яшьләрнең  интеллектуаль уеннары финалы «Чикаго» кафесында узды. Сезон башыннан алып 9 уен үткәрелде, анда 1464 кеше катнашты. Финалга иң яхшы дип табылган 21 команда чыкты. Катнашучыларга «Менә мин нәрсә яратам!» темасы буенча 25 сорауга җавап бирергә кирәк иде. 

Сезонның абсолют чемпионы дип «Чаллы Су каналы»ның  «Н2О» командасы табылды һәм ул махсус “Ябалак” призына лаек булды. Икенче урынга - шәһәрнең мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләренең җыелма командасы, өченчегә шәхси эшмәкәр Снегирев командасы чыкты.

Җомга, 8 июнь 2018, 08:13