Мы в социальных сетях

Яр Чаллыда бушлай Wi-Fi эшли башлады. Бүгенге көндә ул шәһәрнең 11 ноктасында тота: шуларның өчесе - Энтузиастлар, дүртесе - Боровецк бульварларында, икесе - Ф.Табеев исемендәге яр буенда һәм тагын икесе - «Энергетик» мәдәният сарае каршындагы мәйданда. Wi-Fi хезмәте зонасының уртача  радиусы 1000 метр, үткәрү көче 50 Мбит/секунтка кадәр. Әлеге хезмәт шәһәрдә барлык кешеләр өчен дә бушлай Wi-Fi дан файдалану проектын гамәлгә ашыру максатыннан башкарыла.

Бушлай интернеттан файдалану өчен Бердәм идентификацияләү һәм авторизацияләү системасы порталында (ЕСИА) теркәлү кирәк. Моның өчен «DOM.RU Wi-Fi» га тоташу зарур.  Аннан соң «Дәүләт хезмәте аша керү» пунктын сайлап, логин һәм пароль җыеп керергә мөмкин. Һәр кулланучы өчен интернет тизлеге 5 Мбит/секунттан да ким түгел.

Якшәмбе, 24 июнь 2018, 11:06