Хөрмәтле социаль хезмәт ветераннары һәм социаль хезмәткәрләр!
Сезне һөнәри бәйрәмегез – Социаль хезмәткәрләр көне белән тәбрик итәм!
Яр Чаллы шәһәренең социаль яклау системасында аеруча үзенчәлекле – кеше язмышына битараф булмаган, сабыр һәм мәрхәмәтле кешеләр эшли. Сез көн саен физик мөмкинлекләре чикләнгән кешеләргә, ветераннарга, ятим балаларга ярдәм күрсәтәсез, җан җылыгызны бирәсез. Алар барысы да кайгыртуга, яратуга һәм игътибарга мохтаҗ. Сезнең ярдәмнән башка аларга авырлыкларны хәл итәргә бик тә кыен булыр иде. Зур әһәмияткә ия изге хезмәтегез, җаваплылык хисегез, миһербанлы булуыгыз, үз хезмәтегезгә тугры калуыгыз өчен рәхмәтемне белдерәм.
Һөнәри бәйрәмегез уңаеннан Сезнең һәркайсыгызга ныклы сәламәтлек, эшегездә уңышлар, гаиләләрегезгә бәхет, шатлык-куанычлар телим!
Н.Г. Мәһдиев,
Яр Чаллы шәһәре мэры
При использовании информации просьба ссылаться на Управление информационной политики и по связям с общественностью.
Җомга, 8 июнь 2018, 16:20