Мы в социальных сетях

Бүген Автозавод районы территориаль сайлау комиссиясе утырышы узды.  Анда участок сайлау комиссияләренең 56 составы һәм рәисләре сайланды. Төрле тәкъдим итү субъектларыннан 1048 кандидатура күрсәтелде. Участок сайлау комиссияләрен формалаштырганда сайлау комиссияләрендә икедән берсе сәяси партия һәм иҗтимагый оешма әгъзаларыннан билгеләнде.

Автозавод районының төп сайлау комиссияләре составларында  хәлиткеч тавыш хокукына ия 510 комиссия әгъзасы эшлиячәк. Калган кандидатуралар Автозавод районы участок сайлау комиссияләренең гомуми резерв составларына кертелә.

2018 елның 14 июненә кадәр яңа составның рәис урынбасарын һәм комиссия секретарен сайлау һәм участок сайлау комиссиясенең эш регламентын раслау буенча беренче оештыру утырышлары үткәреләчәк.

Җомга, 8 июнь 2018, 16:46