Мы в социальных сетях

«Курорт» операциясе кысаларында хокук саклау органнары хезмәткәрләре тарафыннан кайбер профилактик чаралар оештырылды. Җәйге сменалар ачылганчы ук эшлекле очрашулар үткәрелде, анда сәламәтләндерү лагерьлары администрацияләренә куркынычсызлык чаралары күрү буенча таләпләр җиткерелде.

Россия Эчке эшләр министрлыгы Яр Чаллы  идарәсенең балигъ  булмаганнар белән эшләү бүлеге хезмәткәрләре балаларның күмәкләп ял итү урыннарын тикшерделәр. Полиция хезмәткәрләре Чаллы шәһәре Эчке эшләр идарәсенең балигъ булмаганнар белән эшләү бүлеге башлыгы Римма Искандрова җитәкчелегендә «Жемчужина» санаториенда эшләүчеләр белән профилактикалау чаралары уздырды. Биредә Татарстанның төрле районнарыннан 145 бала ял итә. Полиция хезмәткәрләре шәхси сак предприятиесе хезмәткәрләренең документларын тикшерде, алар белән тиешле инструктаж үткәрде, видеокүзәтүнең төзеклеген карады, балаларның  яшәү шартлары белән танышты.

Россия Эчке эшләр министрлыгы Яр Чаллы  идарәсенең матбугат бүлеге хәбәр иткәнчә, узган ел җәйге каникуллар вакытында әлеге санаторийда  бер хокук бозу очрагы да булмаган.

Шимбә, 9 июнь 2018, 08:59