Мы в социальных сетях

Быел Россия көнен бәйрәм итү шәһәрнең алты ноктасында оештырылачак.

Җиңү паркының бәйрәм программасы 14:00 дән 17:00 сәгатькә кадәр дәвам итәчәк, анда концерт номерлары, флэш-моб, «Вдохновение» хореография студиясеннән мастер-класс, интерактив уеннар, викторина, бию марафоны узачак.

ГЭС та концерт программасы Мәдәният һәм ял паркында үткәрелә һәм өч блоктан торучы чара 15:00 сәгатьтә башлана. 

«Россиянең өч төсе» хәрби акциясе кысаларында «Бердәм Россия» сәяси партиясенең «Яшь гвардия» активистлары шәһәр халкын бәйрәм белән котлап, дәүләтчелекнең төп символы саналучы Россия флагының өч төсеннән торган тасмалар өләшәчәкләр. Программа барышында чаллылылар өчен Россия яшьләре мәсьәләләре буенча социологик сораштыру уздырылачак.

16:00 дән 18:00 сәгатькә кадәр Энтузиастлар бульварында бәйрәм концерты үтәчәк.

Шишкин бульварында узачак концерт программасы 16:00 сәгатьтә башлана. Анда спорт һәм уен мәйданнары эшләячәк. Табеев исемендәге яр буенда бәйрәм кысаларында «Навигатор» яхта клубы регатасы уза. Ипподромда исә шәһәр Мэры Кубогына атлар спорты буенча шәһәр беренчелеге оештырыла.

Якшәмбе, 10 июнь 2018, 18:42