Мы в социальных сетях

Тантаналар сараенда Россия көне уңаеннан дәүләт бүләкләре тапшыру чарасы үткәрелде.  Дәүләт бүләкләрен Яр Чаллы шәһәре муниципаль берәмлеге башлыгы урынбасары Флера Андреева тапшырды.

“Россия көне якынлашканда без  Ватаныбыз алдында хезмәтләре хөрмәткә лаек булган кешеләрне олылыйбыз.  Сезнең һәрберегез – уникаль  шәхес,  сездә – көч, талант, профессиональлек, үрләр яулауга юнәлтелгән зур тырышлык.  Мин сезгә чын күңелдән гражданлык, фидакарьлек, хезмәт сөючәнлек һәм патриотизмыгыз өчен рәхмәт белдерәм һәм  лаеклы бүләкләрегез белән котлыйм. Шәһәр мэры Наил Гамбәр улы, Шәһәр Советы депутатлары исеменнән һәм шәхсән үз исемемнән сезне Россия көне белән тәбрик итәм”, – дип, котлау сүзләрен җиткерде Флера Андреева.

ТР Президенты Указы белән озак еллар нәтиҗәле хезмәте һәм үсеп килүче буынга  хәрби-патриотик тәрбия бирүгә  зур өлеш керткән өчен “Фидакарь хезмәт өчен” медале белән 19 Бөек Ватан сугышы ветераны бүләкләнде.

Яр Чаллы шәһәре муниципаль берәмлеге Башкарма комитетының  Аппарат Җитәкчесе урынбасары, эш кәгазьләрен алып бару идарәсе башлыгы Нәфисә Галиева ТР Президенты Указы нигезендә җирле үзидарә органнарында озак еллар нәтиҗәле хезмәте өчен Татарстан Республикасының “Фидакарь хезмәт өчен” медале белән бүләкләнде.

ТР Президенты Указы белән балалар тәрбияләүдә һәм гаилә традицияләрен ныгыту өлкәсендәге хезмәтләре өчен биш бала анасы Елена Гузенко “Ана даны - Материнская Слава” медале белән бүләкләнде.

Шулай ук ТР Президенты Указы нигезендә төзелеш тармагы үсешенә керткән өлеше өчен “Домкор Индустрия”нең әйдәп баручы инженер-конструкторы  Ирина Лобановага Татарстан Республикасы Президентының Рәхмәт хаты тапшырылды. 

Исегезгә төшерик, Яр Чаллыда бүгенге көндә 2464 Бөек Ватан сугышы ветераны яши. Татарстан Республикасы президенты Рөстәм Миңнеханов 2018 елның 3 нче маенда Бөек Ватан сугышы ветераннарын, балигъ булмаган концлагерь тоткыннарын һәм «Камалыштагы Ленинградта яшәүчегә» билгесенә ия гражданнарны “Фидакарь хезмәт өчен” медальләре белән бүләкләү турында карар чыгарган идеБөек Җиңүнең 73 еллыгы уңаеннан узган чараларда  шәһәр мэры Наил Мәһдиев 17 Бөек Ватан сугышы ветеранына Татарстан Республикасы дәүләт бүләкләрен тапшырды. Медальләр тапшыру Татарстан Республикасы көненә кадәр дәвам итәчәк.

Бүләкләнүчеләр исемлеге  биредә күрсәтелгән.

Шимбә, 9 июнь 2018, 18:17