Мы в социальных сетях

 Бүген Казанда видеоконференция режимында узган республика киңәшмәсендә санитар-экологик икеайлыкка нәтиҗәләр ясалды. Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, Яр Чаллы шәһәре  Башкарма комитеты җитәкчесе Ринат Абдуллиннга  “ЭКОяз-2018”акциясенең “Иң яхшы шәһәр округы” номинациясе буенча 2 нче урын дипломын тапшырды. Автокала Казаннан гына калыша.
Конкурс Татарстанның Экология һәм табигый ресурслар министрлыгы тарафыннан оештырылды.

Җиңүчеләрне билгеләгәндә территориядәге кимчелекләрне бетерү, экологик-агарту һәм табигатьне саклау чаралары үткәрү, өмәләрдә катнашучы гражданнар санына һәм башка факторларга игътибар бирелде.

Шимбә, 9 июнь 2018, 18:21