Мы в социальных сетях

Россия көнен билгеләп үтү кысаларында Бөек Ватан сугышы ветераннары дәүләт бүләгенә лаек булдылар. Аларга ТР Президенты Указы белән озак еллар нәтиҗәле хезмәте өчен һәм үсеп килүче буынга  хәрби-патриотик тәрбия бирүгә  зур өлеш керткән өчен “Фидакарь хезмәт өчен” медальләре тапшырылды.

Комсомол районы администрациясе башлыгы  Александр Кислов һәм Үзәк районыадминистрациясе башлыгы Искәндәр Галимов Бөек Ватан сугышы инвалидларын һәм анда катнашучыларны, балигъ булмаган концентрацион лагерь тоткыннарын һәм «Блокадалы Ленинградта яшәүчегә» билгесен алган гражданнарны дәүләт бүләгенә ия булулары белән котладылар.

Бүләкләнүчеләрнең исемлеген монда  карарга була. 

Шимбә, 9 июнь 2018, 16:15