Дүшәмбе көнне, 11 июньдә, Яр Чаллы шәһәренең барлык медицина учреждениеләре шимбә графигы буенча эшлиячәк – авыруларны 14:00 сәгатькә кадәр кизү торучы табиблар кабул итәчәк. 12 июнь – ял көне санала.
Сәламәтлекләре начарланган чаллылылар шәһәр стационарларына мөрәҗәгать итә алачак: Ашыгыч медицина ярдәме хастаханәсенә, инфекцияләр хастаханәсенә, Кама балалар медицина үзәгенә, 2нче һәм 5нче хастаханәләргә. Алар тәүлек буе эшлиячәк.
При использовании информации просьба ссылаться на Управление информационной политики и по связям с общественностью.
Якшәмбе, 10 июнь 2018, 18:41