Мы в социальных сетях

ГЭС бистәсенең мәдәният һәм ял паркында Россия көне уңаеннан бәйрәм чарасы уза. Шәһәр мэры Наил Мәһдиев тантаналы рәвештә Чаллының 5,12 нче мәктәпләре һәм 2, 26 нчы гимназияләрендә белем алучы дүрт үсмергә паспортлар тапшырды.

Наил Мәһдиев әлеге бәйрәмнең мөһимлеге турында ассызыклап узды. Беренче төзүчеләргә рәхмәт белдерде, чаллылыларны Россия көне белән тәбрикләде. Тамашачылар бәйрәм  концерты карап, төрле масстер-классларда катнаштылар.

Шулай ук әлеге чарада «Бердәм Россия» партиясенең «Яшьләр Гвардиясе»  активистлары «Россиянең өч төсе» хәрби-патриотик акциясе кысаларында халыкны бәйрәм белән котладылар һәм Россия байрагының өч төсен тәшкил иткән тасмалар өләштеләр. Яшьләр мәсьәләсенә кагылышлы социаль-сораштыру оештырдылар.

Сишәмбе, 12 июнь 2018, 15:31