Мы в социальных сетях

Яр Чаллының Энтузиастлар бульварында Россия көне уңаеннан «Без бергә – зур көч, без бергә – Россия иле» дип исемләнгән күңелле чара узды.

Наил Мәһдиев бульварга җыелган халыкны бәйрәм белән кайнар котлады.

«Нур» яшьләр үзәге хезмәткәрләре шәһәр халкы белән интерактивлар уздырдылар,  «Мин – ПАТРИОТ» дип исемләнгән фотозона эшләде.  Шәһәр студентлар советы активистлары «Россия – ул без» акциясе оештырды. Буяулар һәм уеннар мәйданы балаларда зур кызыксыну уятты. Моннан тыш, һәр теләгән кеше бәйрәм символы – Россия флагының өч төсеннән торган тасмага ия булды.  

СТУДПРОФ.РФ фотографлар һәм видеооператорлар командасы бәйрәмнең күңелле мизгелләрен төшерде.

Концертта «Кызыл Тау» мәдәният үзәге коллективлары, «Сабан туе гүзәле» конкурсантлары, өлкән буын вәкилләренең «Тау гөлләре» вокаль ансамбле һәм башкалар чыгыш ясады. Альмира Хәйруллина, Диана Дәүләтшина,  Елена Ишманова һәм Алсу Салиховалар үзләренең җырлары белән бәйрәмгә аеруча ямь өстәделәр.

Бәйрәм кысаларында студентлар арасында узган шәһәр хәрби-патриотик эшләр конкурсы һәм «Үткәнне саклап-киләчәкне булдырабыз» хәрби-патриотик уены җиңүчеләрен, шулай ук  Бөек Җиңүнең 73 еллыгына багышланган «Җиңү мизгеле»  фотосурәтләр, котлау открыткалары шәһәр конкурсының иң яхшы авторларын билгеләү тантанасы узды. Әлеге фотоконкурс 15 майдан «КАМАЗ» мәдәният сараенда старт алган иде. 21 нән 28 майга кадәр фотокүргәзмә Яр Чаллы шәһәренең Башкарма комитетында урнаштырылды. Экспозицияләрнең төгәлләнү урыны «Санрайз Сити» сәүдә үзәге булды.

Җиңүчеләргә дипломнар һәм истәлекле бүләкләрне Яр Чаллы шәһәре Башкарма комитетының мәгариф һәм яшьләр белән эшләү идарәсе башлыгы урынбасары Рәсим Хафизов тапшырды.

Җиңүчеләр исемлеге белән  биредә танышырга була.

Чәршәмбе, 13 июнь 2018, 09:56