Мы в социальных сетях

 «Татарстан Республикасында җирле үзидарәне үстерүдәге казанышлар өчен» медале белән Яр Чаллы шәһәре муниципаль берәмлеге Башкарма комитетының Аппарат Җитәкчесе Гөлнар Әхмәтова,  «Фидакарь хезмәт өчен» медале белән Дәүләт Думасы депутаты Әлфия Когогина һәм «КАМАЗ-мастер» командасы  бүләкләнде.

Татарстан Республикасы матбугат хезмәте хәбәр итүенчә,  Рөстәм Миңнеханов Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасының дәүләт бүләкләрен алдынгы татарстанлыларга тапшырды. Бүләкләү тантанасы Казан Кремлендә Губернаторлар сараеның Ак залында узды. 

«КАМАЗ-мастер» командасы исеменнән рәхмәт сүзләрен «КАМАЗ-Автоспорт»  коммерцияле булмаган партнерлыгы техник директоры Владимир Губа җиткерде.

Чара гомуми фотога төшү белән тәмамланды. Соңыннан 12 июнь – Россия көне хөрмәтенә Казан Кремленең Туп сараенда тантаналы чара оештырылды.

Барлыгы 48 татарстанлы бүләкләнде.

Чәршәмбе, 13 июнь 2018, 10:14