Мы в социальных сетях

Смотр-конкурс җиңүчеләре Россия көненә багышланган тантаналы чарада билгеле булды. Конкурста  шәһәрнең мәгариф оешмалары катнашты. Җиңүчеләргә дипломнар һәм истәлекле бүләкләрне Яр Чаллы шәһәре Башкарма комитетының мәгариф һәм яшьләр белән эшләү идарәсе башлыгы урынбасары Рәсим Хафизов тапшырды.

«Иң яхшы эзләүче  отряд», «Югары уку йортлары арасында иң яхшы хәрби-исәп эшен алып баручы отряд”, «Иң яхшы хәрби хезмәткә чакырылучы почмагы» һәм башка номинацияләр буенча җиңүчеләр билгеләнде.

Җиңүчеләрнең тулы исемлеге биредә.

Чәршәмбе, 13 июнь 2018, 13:28