Мы в социальных сетях

Чарада Яр Чаллы шәһәре буенча футбол Федерациясе рәисе урынбасары Андрей Федоров, Яр Чаллы шәһәре Башкарма комитетының мәгариф һәм яшьләр белән эшләү идарәсе башлыгы Винер Харисов һәм «Яшүсмер» яшүсмер һәм яшьләр клублары үзәге директоры Сергей Пантелеев катнашты.

Бәйрәм кысалырында  «Күн туп» клубы призына футбол буенча бөтенроссия ярышларының шәһәр этабында җиңүчеләрне бүләкләү узды. Абсолют җиңүче титулына  «Юность» яшүсмер-яшьләр клубы командасы лаек булды, җитәкчесе – Виктор Дюжиков. Әйтергә кирәк, әлеге команда өченче ел рәттән турнирда җиңү яулап Күчмә кубокка ия булып килә.

Чара уңаеннан концерт һәм күңел ачу чаралары узды, фокусчы чыгышы барлык тамашачылар күңеленә хуш килде.

Моннан тыш, «Полигон 16» актив ял клубы тәкъдим иткән заманча корал күргәзмәсе оештырылды. «Экстрим-парк» мәйданчыгында күңелле уеннар һәм эстафеталар үтте. Ярышларда катнашучы балаларга бүләкләр тапшырылды.

Чәршәмбе, 13 июнь 2018, 13:23