Мы в социальных сетях

Чаллылыларны 2019-2022 елларда Татарстан Республикасы иҗтимагый киңлекләрен үстерү кысаларында төзекләндереләчәк иҗтимагый киңлекләрне сайлау өчен тавыш бирергә чакыралар. Моның өчен онлайн-сораштыру сервисына Татарстан Республикасы дәүләт хезмәтләре порталында “Халыктан сораштыру” бүлегендә һәм “Татарстан Республикасы хезмәт күрсәтүләре” мобиль кушымтада кереп була. Гомумреспублика онлайн-сораштыруының иртәгә соңгы көне. Чаллылылар төзекләндерү кирәк дип санаган  иҗтимагый киңлек өчен әле тавыш биреп калырга өлгерә.

Хәзерге вакытта иң күп тавышны ГЭС бистәсенең мәдәният һәм ял паркы (14,1%) алып тора. Автозавод проспектының җәяүлеләр зонасы (13,8%) аннан бераз гына калыша. Өченче баскычны “Яр буе” паркы (13,7%) били һәм «Гренада» паркы (12,8%) аннан бераз гына артта кала. Әлеге бишлекне  Энтузиастлар бульвары (10,6%) төгәлли.  Чаллыдан тәкъдим ителгән гомуми төзекләндерү  урыннары – 18, моннан тыш,  “башканы сайлау” мөмкинлеге дә бар. Анда һәркем төзекләндерү кирәк дип санаган үзе теләгән иҗтимагый  киңлекне күрсәтә ала.

Йомгаклар 2018 елның 1 июлендә ясалачак. Тавыш бирү тәмамланганнан соң 2019 елда төзекләндереләчәк объектлар исемлегенә Татарстанда яшәүчеләр иң күп тавыш биргән территорияләр кертеләчәк. Калган иҗтимагый киңлекләр 2020-2022 елларга татарстанлылар билгеләгән рейтинглар нигезендә бүленәчәк.

Сишәмбе, 19 июнь 2018, 13:51