Чәршәмбе, 17 июль 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Шәһәр үзәк китапханәсенең әдәби ишегалдында балалар өчен Сабантуй оештырдылар. Бәйрәм барышында берничә мәйданчык эшләде. Анда һәркем күңеленә якын шөгыль таба алды.

Сәхнәдән балалар башкаруында Сабантуйга багышланган шигырьләр яңгырады. Чарага килгән кунакларны язучы, Татарстан Республикасының  атказанган мәдәният хезмәткәре, Яр Чаллы Язучылар берлеге рәисе Факил Сафин бәйрәм белән котлады.

Әдәби мәйданчыкта Раушания Гыйләҗева, Роза Хамидуллина кебек шагыйрәләр үз шигырьләрен сөйләде. Илсияр Зарипова, Зөлфия Җиһан һәм башкалар музыкаль номерлар белән чыгыш ясады. «Планка Мьюзик» продюсерлык үзәге чыгышы һәммәсенең күңеленә хуш килде.

 Балалар мәйданчыгы милли уеннар яратучыларны үзенә җыйды. Биредә капчык киеп йөгерү, кашыкка йомырка куеп йөгерү, аркан тарту, чүлмәк вату кебек уеннар узды.

Сабантуйны китапханәчеләр алып барды, алар чарага күтәренкелек өстәде.

Һәр теләгән кеше кызыклы мастер-классларда катнаша алды, декоратив кул эшләнмәләре күргәзмәсен карады. Чарада катнашучылар бушлай үзләренә ошаган китапларны алмаштырып ала алдылар. Барлык тамашачылар өчен ирекле микрофон эшләде.

Пәнҗешәмбе, 14 июнь 2018, 09:34