Мы в социальных сетях

Чаллының 15 нче санлы Балалар иҗат йортында, Бөек Ватан сугышында һәлак булган, хәбәрсез югалган солдатлар язмышы буенча  мәгълүматлар туплау максатыннан, «Солдат язмышы» дип исемләнгән җәмәгать кабул итүе эшли башлый. Гражданнар яу  кырларында һәлак булган яки хәбәрсез югалган туганнарын эзләү турында бирегә гариза белән мөрәҗәгать итә алалар.

Җәмәгать кабул итүе 18 июньнән 23 сенә кадәр (16.00 дән 19.00 сәгатькә кадәр) эшли. Белешмәләр өчен телефон: 71-24-49.

Пәнҗешәмбе, 14 июнь 2018, 12:32