Мы в социальных сетях

Гәмбәрия Сәхәп кызы  Рәкипованы юбилей уңаеннан  Россия Федерациясе  Президенты Владимир Путин һәм шәһәр мэры Наил Мәһдиев исеменнән  Автозавод районы администрациясе башлыгы Раушан Усманова, ветераннар Советы рәисе урынбасары Диләрә Сергеева һәм ветераннар Советының җаваплы сәркатибе Людмила Анисимова котладылар.

Гәмбәрия Сәхәп кызы  Рәкипова – Бөек Ватан сугышы ветераны, тыл хезмәтчәне. Ул ТАССРның Азнакай районы Буралы авылында күп балалы гаиләдә дөньяга килә.  Шул авылда 8 класс тәмамлый. Укуы беткәч колхозда, басу кырларында эшли.

1954 елда кияүгә чыга, шуннан соң ире белән Мөслим районына күченеп килә.  Бәхетле гаиләдә дүрт балалары туа. Гәмбәрия Сәхәп кызының тормыш иптәше (сугышта катнашкан) Мөслим районының авыл хуҗалыгы идарәсендә баш икътисадчы булып хезмәт куя. 

 1999 елдан  Гәмбәрия Рәкипова Яр Чаллыда яши.

«1941-1945 нче Бөек Ватан сугышы елларындагы фидакарь хезмәт өчен» медале  һәм юбилей медальләре белән бүләкләнгән. Хезмәт ветераны.

Пәнҗешәмбе, 14 июнь 2018, 15:39