Мы в социальных сетях

Бүгенге көннән Яр Чаллы җылылык челтәре белгечләре җылылык челтәре хуҗалыгы объектларында  зур масштаблы төзекләндерү, шулай ук  челтәрләрне гидравлик сынау эшләренә керешәчәкләр.

Җылылык челтәрләрен опрессовкалауның икенче этабы 2 июльдә төгәлләнер дип планлаштырылган. Белгечләр торак йортларны вакытыннан алда кайнар су белән тәэмин итү өчен гидравлик сынау һәм кимчелекләрне бетерү буенча эшләрне кыска вакыт эчендә һәм нәтиҗәле итеп төгәлләүгә бар көчләрен куячак.  

Әлеге эшләр вакытында түбәндә күрсәтелгән йортларда кайнар су бирү туктатылып торачак: 12, 31, 32, 33, 35, 36, 37, 38, 39, 40, 42, 44, 60 һәм 62 комплексларда.

 9нчы  микрорайонда алдагы объектлар вакытлыча кайнар сусыз кала: 9/01, 9/02, 9/09, 9/23, 9/23а,9/21, 9/22, 9/23 (А, Б, В), «Кама балалар медицина үзәге», « Кама аръягы диализ клиникасы» һәм  сөт кухнясы.

 13нче комплексның кайбер объектларында: 13/01, 13/03, 13/08, 13/08а, 13/09, 13/10, 13/13, 13/16, 13/14 адресындагы балалар бакчасы, «Камилла» кибете  (13/16 адресы буенча),  шәхси эшмәкәр Ежков хуҗалыгында кайнар су белән тәэмин итү туктатылып торачак.

 41нче комплекста: 41/05, 41/06, 41/07, 41/07а, 41/08, 41/09, 41/10, 41/11, 41/11а объектларында һәм43нче комплекста: 43/15, 43/18, 43/17а адресындагы кибеттә.

 45нче комплекста: 45/01А, 45/03, 45/08(2), 45/09, 45/13, 45/14, 45/15/1, 45/15/2,  45/17 адресы буенча урнашкан балалар бакчасында, 45/08а адресындагы кибеттә, 45/09а, 45/16, 45/14а, «Север» кибете, 45/12/2а шәхси эшмәкәр Гәрәев һәм «Шанхай»да.

46 нчы комплекста: «Солнечный» торак комплексында (А,В,Г блокларында).

 58нче комплекста: «Эссен-экспресс» кибетендә;

59нчы комплекста кайнар суны ябуга 59/01 торак йортыннан кала барлык объектлар эләгә.

Орловка бистәсендә «Еврогрупп» сәүдә үзәге һәм КНИТУ-КАИ медицина коллиятендә кайнар су булмаячак.

Шулай ук ЗАГС идарәсе, «Планета-Фитнесс» фитнесс үзәге,  «Сити Молл» сәүдә үзәге, КамПИ,  «Торговый Квартал» сәүдә үзәге, «Тойота центр» һәм «Ньютон» автосервисында кайнар су бирү туктатылып торачак.

Дүшәмбе, 18 июнь 2018, 10:47