Мы в социальных сетях

Чаллыда «Алтын каләм» – «Золотое перо» – 2018» XXIII республика балалар, яшүсмерләр һәм яшьләр матбугаты фестиваленең финал өлешендә катнашу буенча сайлап алу туры оештырылды. Бәйгенең турыдан-туры этабы «Заман» яшьләр үзәгендә узды.  

Шәһәребезгә Түбән Кама, Алабуга, Менделеевск  шәһәрләреннән һәм Тукай районыннан яшь каләм ияләре җыелды. Барлыгы 50 гә якын гариза кабул ителде.

Сайлап алу туры кысаларында яшь журналистлар экспертлар белән әңгәмә кордылар һәм иҗади эш башкардылар.

Быелгы бәйгенең финалы 10-14 июль көннәрендә «Очарованный странник» теплоходында узачак.

Фестиваль талантлы яшь каләм ияләрен барлау, аларга иҗади үсеш алырга, яшьләр һәм яшүсмерләр журналистикасын алга җибәрергә ярдәм итү максатыннан оештырыла.

Шимбә, 16 июнь 2018, 12:39