Мы в социальных сетях

Яр Чаллы шәһәре Башкарма комитеты Җитәкчесе урынбасары Рамил Хәлимов белдерүенчә, Сабан туен бәйрәм итүгә ел саен башка республикаларның татар җәмгыятьләре генә түгел, ә башкалада, шулай ук  Санкт-Петербургта һәм илнең башка почмакларында яшәүче милләттәшләребез дә кушыла. Бәйрәм оештыручыларның әйтүенчә, быелгы мәдәни программада катнашу өчен 3500 дән артык кеше җәлеп ителәчәк.

21 июньдә 11:00 сәгатьтә шәһәр ипподромында физик мөмкинлекләре чикле шәһәрдәшләребез өчен Сабантуй оештырылачак. Программада концерт номерлары, милли уеннар, спорт ярышлары каралган. Шул ук көнне 17:00 сәгатьтә Элеватор тавында яшәүчеләрнең Сабантуй бәйрәме узачак.

Чаллыда Сабантуй 23 июньдә үткәрелә. “Моношәһәрләрне үстерү академиясе”ндә катнашучылар: Татарстан Республикасы шәһәр һәм район башлыклары,  шәһәр Советы, РФ  Дәүләт Думасы һәм РТ Дәүләт Советы депутатлары  чараның мәртәбәле кунаклары булачак.

Иң масштаблы бәйрәм итүләр Яр буе паркы мәйданында һәм ипподром территориясендә оештырыла.

Иртәнге 10:00 сәгатьтән Яр буе паркында «Әкият» һәм «Деревенька» кече мәйданнары эшли башлый, анда чаллылыларга һәм шәһәр кунакларына күптөрле күңел ачу чаралары тәкъдим ителәчәк.

Стильләштерелгән авылда бәйрәм кунаклары татар йортының матур җиһазлары, балчыктан савыт-саба ясау һәм татарча чәй әзерләү ысуллары белән таныша алачак. Аниматорлар, төрле әкияти персонажлар чара ахырына кадәр балалар һәм әти-әниләр белән уеннар оештырачак. Моннан тыш, бәйрәмдә фотограф хезмәтләре, спорт  җиһазларын куллануга алып тору хезмәтләре һәм аттракционнар эшләп торачак.

Үзәк мәйданда «Милли бизәкләр» дигән театральләштерелгән тамаша күрсәтелә, анда борынгы татар көйләре һәм биюләре, йолалары, милли уеннары чагылыш табачак.  Халкыбызның риваять һәм легендалары яңгыраячак.

Мәйданда спорт ярышлары 12.30 сәгатьтә башлана. Иң мавыктыргыч ярышлардан берсе саналган татар-башкорт көрәше халыкны үзенә җыячак. Ипподромда  11.00 сәгатьтә ат чабышлары башланып китә. Аннан соң бәйрәм милли уеннар, ярышлар һәм концерт программасы белән дәвам итәчәк.

Кичке программада Республиканың һәм шәһәрнең танылган җырчылары: Әнвәр Нургалиев, Ранис Габбасов, Гөлназ Сираева, «Казан егетләре» төркеме һәм башка артистларның чыгышлары көтелә. Бәйрәмнең махсус кунагы –  Татарстанның һәм Башкортстанның  популяр җырчысы Elvin Grey (Элвин Грей) үзенең җырлары белән бәйрәмгә ямь өстәячәк. Сабантуй 21.30 сәгатьтә бәйрәм салюты белән төгәлләнә.

«Шигебез юк, оештыручылар әлеге киң масштаблы чараларны - Сабан туен һәм Яшьләр көнен күңелле һәм бай эчтәлекле итеп уздыру өчен бар көчләрен куячаклар», – дип белдерде шәһәр мэры Наил Мәһдиев.

Дүшәмбе, 18 июнь 2018, 09:05