Мы в социальных сетях

Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы хәбәр иткәнчә, Татарстан Республикасы дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр Порталында социаль яклау органнарына кабат мөрәҗәгать итмичә, түбәндәге социаль ярдәм чаралары алу өчен гариза бирү мөмкинлеге бар:

- пенсионерларга түләнә торган айлык түләүләр;

- бала өчен айлык түләүләр;

- ата-анага бала тәрбияләгән өчен компенсация өлешен түләүләр;

- ата-анага бала тәрбияләү буенча компенсациянең өстәмә өлешен түләүләр;

- юлда йөрү өчен күп балалы гаиләләргә түләнә торган субсидия;

- күп балалы гаиләләргә дарулар өчен бүленгән субсидия;

- 18 яшькә кадәрге 3 һәм аннан да күбрәк балалары булган гаиләләргә торак-коммуналь хезмәтләргә түләү  өчен  ташламалы субсидия алу буенча.

Моннан тыш, түбәндәге хезмәтләр буенча  документларны алдан карау өчен юлларга мөмкин:

- торак урын һәм коммуналь хезмәтләр өчен түләүгә субсидия ;

- аерым категогрия гражданнарга торак һәм коммуналь хезмәтләр өчен түләүгә ташламалы субсидия;

-  бала тәрбияләгән өчен айлык пособие.

 Гариза бирү өчен uslugi.tatarstan.ru сайтында «Шәхси кабинет» ачып теркәлү зарур. Шуннан соң «Социаль яклау», аннары «Пособие, субсидия, компенсацияләр билгеләүгә гариза бирү» пунктларын табып, тиешле хезмәтне сайлап, электрон гариза тутырырга кирәк.

Сишәмбе, 19 июнь 2018, 08:08