Мы в социальных сетях

Бүген Чаллыда татар халкының милли бәйрәме - Сабантуй уза.

Шәһәребезгә Татарстан Республикасы премьер-министры Алексей Песошин килде. Аны Яр Чаллы шәһәре мэры  Наил Мәһдиев сәламләде. Беренче эш итеп ул "Әкият" һәм "Авылкай" кече мәйданнары буенча экскурсия үткәрде. Монда төрле кызыклы күңел ачу программалары, интерактив зоналар тәкъдим ителгән. "Әкият" һәм "Авылкай" икенче ел рәттән оештырыла, узган ел әлеге мәйданнар шәһәр халкында зур кызыксыну уяткан иде. Күпчелеге печән кибәне, хайваннар, элеккеге татар йортларының җиһазлары янында фотога төштеләр.

Авыл стилендәге мәйданда бәйрәм кунаклары татар өендәге җиһазлар, балчыктан савыт-саба ясау һәм татарча чәй әзерләү традицияләре белән таныша алды.

Шунда ук чүлмәк ясау, чигү, агачтан кисеп бизәкләр ясау һәм тәңкә сугу буенча мастер-класслар оештырылган.

Теләгән кешеләр чып-чын авыл амбарына кереп, шәһәр ыгы-зыгысыннан авыл тормышына чума ала.

«Тере традиция» декоратив-гамәли сәнгать һәм һөнәрчелек үзәге халык кәсепчелеге һәм декоратив кул эшләнмәләре күргәзмәсен тәкъдим итә, ошаган сувенирларны сатып алырга мөмкин.

Сабантуй "Милли бизәкләр" театральләштерелгән тамашасы белән дәвам итте.

Шимбә, 23 июнь 2018, 11:09