Мы в социальных сетях

Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе матбугат хезмәте, Татарстанда һава шартлары бозылуы турында кисәтә. 

Бүген, 20 июньдә, иртәнге 10:00 нан 20:00 сәгатькә кадәр вакыт аралыгында республикада һава торышының начарлануы көтелә. Татарстан Республикасы территориясендә яшенле яңгыр булырга мөмкин, боз явуы ихтимал. Секундына 15-20 метр тизлектә җил, урыны белән 21-26 метрга җитәргә мөмкин.

Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе, яшенле яңгыр вакытында урамга чыкмаска, тәрәзәләргә якын килмәскә, ышыкланып агачлар астында тормаска киңәш итә.

Көчле җил вакытында электр линияләрендә аварияләр килеп чыгарга мөмкин, агачлар сыну, җиңел конструкцияләр җимерелеп төшү куркынычы бар. Белгечләр куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәргә, юлларда сак булырга, ерак сәфәрләргә чыгуны кичектереп торырга киңәш итә. 

Чәршәмбе, 20 июнь 2018, 12:28