Шимбә, 30 ноябрь 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

9-13 июль көннәрендә Казанда узачак «Әни–эшмәкәр» программасы кысаларында, хатын-кызлар бизнес серләренә төшенү буенча махсус курсларда бушлай укый алачак.

 Әлеге эшмәкәрлеккә ярдәм итү  федераль белем бирү проекты Казанда беренче тапкыр үткәрелә. Чарада декрет ялындагы, балигъ булмаган балалары булган һәм халыкны эш белән тәэмин итү үзәгендә исәптә торган әниләр катнаша ала. 5 көнлек укулар тренинг формасында уза, анда бизнес-планнар төзеп карарга мөмкин булачак. 

Жюри әгъзалары тәкъдим ителгән эшләрдән иң оригиналь һәм социаль әһәмияткә ия булган проектны сайлап алганнан соң, җиңүчегә үз эшен башлап җибәрү өчен 100 000 сум күләмендә акча биреләчәк. Әлеге проект ярдәме белән, декрет ялында утыручы әниләр үз бизнес идеяләрен тормышка ашыра алачак. Узган ел бу проект Россиянең 20 төбәгендә оештырылды.

Сишәмбе, 19 июнь 2018, 16:40