Мы в социальных сетях

Бүген 32 нче комплекстагы "Мегастрой" гипермаркеты каршында җәйге ярминкә үз эшен башлап җибәрә.

24 июньгә кадәр дәвам итәчәк әлеге ярминкәдә чаллылыларга Россиянең төрле төбәкләрендә җитештерелгән товарларының киң ассортименты тәкъдим ителә. Удмуртия җитештерүчеләре: туклыклы сөт ризыклары, җиләк-җимеш каклары, соклар әзерләү өчен махсус җайланмалар, натураль казылык эшләнмәләре һәм башка күп төрле көнкүреш товарлары алып килгән. Моннан тыш, диңгез ризыклары, аш тәмләткечләр, төрле сорттагы сыр продукциясе, татлы ризыклар, көнчыгыш хушбуйлары, җитен тукымадан букча, күлмәклар һәм башка кирәк-яраклар сатылачак.

500 сумнан артык продукция сатып алучы призлар уйнатуда катнаша ала. 

Белешмәләр өчен телефон: 8-912-856-10-28 

Чәршәмбе, 20 июнь 2018, 09:13