Мы в социальных сетях

Бөек Җиңүнең 73 еллыгына багышланган чараларны оештыру һәм үткәрүдә 1700 дән артык чаллылы катнашты. Шәһәр Башкарма комитеты Җитәкчесе урынбасары Рамил Хәлимов бүген шулар арасыннан иң яхшыларын бүләкләде. Ул катнашучыларга рәхмәт сүзләре белән мөрәҗәгать итте:

 «Чаллылыларның әлеге бәйрәмгә карата мөнәсәбәтләре үзенчәлекле: "Үлемсез полк" йөреше вакытында сез моны үзегез дә күрәсез. Шәһәр мэры исеменнән, Башкарма комитет җитәкчеләре  һәм үземнең исемемнән барлык оештыручыларга зур рәхмәтемне җиткерәм. Әлеге вакыйгага шундый әһәмият бирүегез, Яр Чаллыда узган Бөек Җиңү бәйрәмен үткәрүгә үз коллективларыгыз белән катнашуыгыз өчен рәхмәт әйтәсе килә».

Барысына да - мәктәп укучыларыннан башлап, шәһәрнең предприятие һәм оешма җитәкчеләренә кадәр Бөек Җиңүнең 73 еллыгына багышланган чараларны оештыруга һәм үткәрүгә өлеш кертүләре өчен шәһәр мэрының Рәхмәт хатлары тапшырылды.

Бүләкләнүчеләр арасында шәһәрнең район башлыклары, хәрби көчләр структурасы вәкилләре дә бар иде. Шәһәр хуҗалыгы һәм халык яшәешен тәэмин итү идарәсе учреждениеләре хезмәткәрләренә, мәдәният һәм спорт учреждениеләре,  медицина һәм мәгариф, шулай ук яшьләр сәясәте учреждениеләре җитәкчеләренә дә рәхмәт сүзләре әйтелде. 

Чәршәмбе, 20 июнь 2018, 11:58