Мы в социальных сетях

Бу турыда Шәһәр хуҗалыгы һәм халык яшәешен тәэмин итү идарәсе хәбәр итә. Өч көн буена, ягъни  22-24 июнь көннәрендә Хлебный тыкрыгы буенча Трубный тыкрыгыннан алып 31 нче тыкрыкка кадәрге юлның асфальт-бетон өслегенә  югары катлам түшәү сәбәпле, бу участокта юл ябыла. Машина йөртүчеләрдән бу көннәрдә башка юл буенча хәрәкәт итүләрен сорыйлар. 

Чәршәмбе, 20 июнь 2018, 11:05