Мы в социальных сетях

29 июньдә бушлай юридик ярдәм күрсәтү проектын тормышка ашыру кысаларында «Бердәм Россия» партиясе Рәисе Дмитрий Медведевның Җәмәгать кабул итүе һәм «Россия юристлары Ассоциациясе» гомумроссия иҗтимагый оешмасы белән берлектә халыкка Бөтенроссия бушлай юридик ярдәм күрсәтү көне оештырыла.

Консультацияләр «Бердәм Россия» партиясе җирле бүлегендә (Ак.Рубаненко урамы, 7) 8:00 дән 16:00 сәгатькә кадәр үтә. Прокурор ярдәмчесе, адвокатлар, нотариус һәм суд приставлары консультантлар сыйфатында булачаклар. Алдан язылу һәм төгәл мәгълүмат алу өчен (8552) 37-45-69 телефонына шалтыратырга мөмкин.

Сишәмбе, 26 июнь 2018, 14:11