Мы в социальных сетях

“Күпер асты” күргәзмәләр галереясында 11:00 дән 14:00 сәгатькә кадәр “Объективта – Яр Чаллы шәһәре тарихы” дип исемләнгән экспозициясе аша шәһәрнең  эшчеләр тормышы белән танышырга мөмкин булачак.

Шулай ук Габдулла Тукай исемендәге яр буенда беренче мәртәбә оештырылучы #ProChelnyСегодня дип аталган акциядә катнашырга мөмкин.  Анда катнашырга теләгән һәр кеше, биредәге күргәзмәдә шәһәр тормышына  кагылышлы фотоэшләрен калдыра ала. Моның өчен махсус стендлар урнаштырылачак: сузылган җепләр һәм каптыргычлар белән. Үз фотоларын калдырган фотограф, биредә күңеленә хуш килгән башка фотосурәтне сайлый ала. Һәр автор үз фотосын имзалап, аның артына булачак башка хуҗага теләкләр язып калдырырга мөмкин. Әлеге “фотокиптергеч” күргәзмә, төрле фотографларны бергә туплый һәм берләштерә.

Моннан тыш биредә, шәһәрнең рәссамнар берлегенең  сәнгать пленэрын карарга, сату күргәзмәсеннән сәнгать эшләре сатып алырга була. 

Пәнҗешәмбе, 21 июнь 2018, 08:15