Мы в социальных сетях

 Сара Садыйкова исемендәге концертлар залында «Сабан туе гүзәле» конкурсының  финалы узды. Ул  традиция буенча халкыбызның милли бәйрәме – Сабан туе алдыннан уздырыла. Җиңүче кыз 23 июньдә башка финалисткалар белән бергә Сабан туе батырын котлаячак.

Быел конкурсның юбилей датасы, ул – 25 нче тапкыр үткәрелә.

Анда 18 яшьтән алып 25 яшькә кадәр 11 кыз көч сынашты. Катнашучылар арасында югары һәм һөнәри белем бирү  йортларында укучы, шәһәр оешма һәм предприятиеләрендә эшләүче, татар телен камил белгән кызлар катнаша.  

Конкурс нәтиҗәләре буенча җиңүче таҗына Яр Чаллы татар драма театры актрисасы Гөлинә Миңгазова ия булды.

Узган ел Җиңү таҗы Яр Чаллы дәүләт педагогия университетының 3 нче курс студенткасы Алия Фәйзуллинага эләккән иде.

«Сабан туе гүзәле» 1993 елдан бирле үткәрелеп килә. Аның максаты - татар халкының телен, гореф-гадәтләрен, йолаларын, традицияләрен популярлаштыру. 25 ел эчендә конкурста 1000 нән артык кыз катнашкан.

Пәнҗешәмбе, 21 июнь 2018, 09:30