Мы в социальных сетях

Яр Чаллы шәһәре Ипподромында физик мөмкинлекләре чикле шәһәрдәшләр өчен Сабантуй оештырылды. Бәйрәм кунаклары өчен традицион ярышлар: капчык киеп йөгерү,  капчык сугышы, бүләк кисү, армрестлинг, гер күтәрү һәм иң мөһим вакыйга – милли көрәш узды.

Сабантуйны тантаналы рәвештә Яр Чаллы шәһәре муниципаль берәмлеге Башлыгы урынбасары Флёра Андреева ачып җибәрде. Ул шәһәр мэры Наил Мәһдиев, Шәһәр Советы депутатлары һәм Башкарма комитет исеменнән чарада катнашучыларны бәйрәм белән котлады.

Тантаналы өлештә инвалидлар җәмгыяте спортчыларын һәм активистларын бүләкләделәр.

Сабантуй ярышлар һәм концерт программасы белән дәвам итте.  Бәйрәмдә катнашучыларны традиция буенча «Челны Холод» һәм «Славица» оешмаларыннан туңдырма белән сыйладылар.

“Физик мөмкинлекләре чикле  кешеләр өчен Сабантуй -2018”нең абсолют батыры дип Ришат Фазуллин танылды.

Пәнҗешәмбе, 21 июнь 2018, 15:36