Шимбә, 30 ноябрь 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Хәтер һәм матәм көненә багышланган чараларда шәһәр халкы, «Орион» яшьләр үзәге, «Мусора.Больше.Нет» экологик хәрәкәте, Шәһәр балалар советы, Шәһәр студентлар советы, “Шәмәхә НеОн” иҗтимагый оешмасы, Автозавод районы хакимияте, район ветераннар советы вәкилләре,  битараф булмаган чаллылылар катнашты.

Йөздән артык кеше сугышта һәлак булган каһарман солдатларны искә алырга, алар рухына шәм кабызырга һәм Дан һәйкәленә чәчәкләр куярга килде. Бөек Ватан сугышы ветераннарына ярдәм итү йөзеннән “Җиңү волонтерлары”  “Кызыл канәфер” акциясе оештырды.

Исегезгә төшерик, Боровецк бульварындагы Дан һәйкәле 2011 елда урнаштырылды, ул Боровецк авылыннан сугышка киткән һәм Ватан бәйсезлеге өчен яу кырында һәлак булган солдатлар истәлегенә куелды. 

Җомга, 22 июнь 2018, 10:37