Мы в социальных сетях

Бүген,  Хәтер һәм матәм көнендә  Автозавод районының Бөек Ватан сугышы ветераннарына Татарстан Республикасының “Фидакарь хезмәт өчен” медальләре тапшырылды.

Автозавод районы администрациясе башлыгы Раушан Усманова 9 ветеран янында булды: Мөгамбәрә Рафикова,  Галина Лаптева, Виктор Ананьин, Әбделкарәм Әфлятунов, Әхмәтхан Нәфыйков, Николай Игнатов, Ольга Григо һәм Мизхәт Гыйләҗевны “Фидакарь хезмәт өчен” медальләре белән бүләкләде. Тагын бер чаллылы - Мария Грин котлауларны БСМПда дәвалану үткән җиреннән, баш табиб Марат Мөхәммәдиев янәшәсендә кабул итте.

Яр Чаллыда 87дән 99 яшькә кадәрле 2464 ветеран яши. Быел Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Указы нигезендә барлык Бөек Ватан сугышы ветераннарына да, шулай ук концлагерь тоткыннарына, Ленинград блокадасында булучыларга  “Фидакарь хезмәт өчен” медальләре тапшыру каралган.

Җомга, 22 июнь 2018, 15:25