Мы в социальных сетях

Россия Пенсия фонды ана капиталы программасын куллануны тагын да уңайлы итү өчен яңа мөмкинлекләрне тормышка ашыра башлады. Хәзер гаиләләргә сертификат бирү турында электрон гариза тутырудан тыш, ана капиталы сертификатын электрон формада алу мөмкинлеге дә бар.

Моның өчен  Дәүләт хезмәтләре порталы яки Пенсия фонды сайтындагы шәхси кабинетың аша гариза калдыру зарур. Шуннан соң теркәлү урыны буенча пенсия бүлегенә барып документларны тапшырырга туры киләчәк.

Документларны бер тапкыр биргәч шул җитә, сертификатны алу өчен яңадан пенсия бүлегенә бару кирәк түгел. Электрон сертификат автомат рәвештә гариза тапшыручының шәхси кабинетына киләчәк. Сертификат белән бергә ана капиталы турында бар мәгълүмат тупланган электрон документ та җибәрелә.

Җомга, 22 июнь 2018, 16:38