Мы в социальных сетях

Россиядә трагик дата 22нче июнь көненә багышланган “Хәтер шәме” акциясе уза. Чаллыда әлеге патриотик чарага шәһәр гарнизоны полиция хезмәткәрләре һәм ветераннары да кушылды.

Кич белән алар “Ватан-Ана” мемориаль комплексында “мәңгелек ут” янына җыелдылар. Чарада катнашучылар үзләренең сугышта һәлак булган туганнарын искә алдылар, аларның сугыш елларында кичергәннәре турында хатирәләре белән уртаклаштылар.

Полиция хезмәткәрләре “мәңгелек ут” янына чәчәкләр салдылар һәм кабызылган шәмнәр куйдылар.

Җомга, 22 июнь 2018, 12:30